"Мин-татар баласы" бәйгесе җинүчеләре билгеле булды
Исемлекле карагыз
Кичә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган зур бәйрәм узды. Чара кысаларында шулай ук “Ак калфак” район берләшмәсе оештырган “Мин - татар баласы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Бәйге быел 2 нче тапкыр 5-8 сыйныфларда укучы татар балалары арасында узды. Барлыгы 50 дән артык эш кабул ителде. Малайлар һәм кызларның иҗат эшләре аерым бәяләнде.
Җинүчеләр исемлеге:
3 урын
- 1 нче санлы гимназия 7нче Б сыйныфы укучысы Билалова Илвина
- 1 нче санлы гимназия 7нче Б сыйныфы укучысы Ганиева Лиана
2 урын
- Кадыбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Салихова Азалия
- Салагыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Мөхәммәдиева Нурия
1 урын
- Әгерҗе шәһәре 2 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче А сыйныфы укучысы Фатхуллина Алия
Татар егетләре арасында җиңүчеләр:
3 урын
- 1 нче санлы гимназия 7нче Б сыйныфы укучысы Рифат Закиров
- Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Самат Мухъянов
- Кадыбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Айназ Рамазанов
2 урын
- 1 нче санлы гимназия 5нче сыйныф укучысы Ринас Сабиров
- Сарсак-Омга лицее 5 сыныф укучысы Наил Каиров
1 урын
- 1 нче санлы гимназия 6 нчы А сыйныфы укучысы Рәмис Хөрмәтов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев