Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Бүген 3нче мәктәптә “Нәүрүз“ бәйрәме узды

Укучылар бәйрәмдә җыр-биюгә осталыкларын күрсәткәннәр

Бүген 3нче мәктәптә татар теле укытучылары 1-10 сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен яз бәйрәме – Нәүрүз уздырганнар.

Март ае борынгы заманда Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар. Бәйрәмдә дә әлеге мизгелләр ачык чагылды.

Кыш белән Язның тарткалашкан мизгелендә дә ярдәмгә укучылар килгән. Алар Кыш бабайның һәр үтенечен үтәгәннәр. Җырлар башкарганнар, шигырьләр сөйләгәннәр, тизәйткечләр әйткәннәр.

Кыш бабай үз урынын Язга калдыргач та бәйрәм дәвам иткән. Укучылар борынгыдан килгән йолаларны күрсәткәннәр. Мәсәлән, өйдән-өйгә кереп хуҗаларны яз белән котлаганнар, теләкләр юллаганнар, сый-хөрмәт җыйганнар. “Йөзек салыш“ уенында да актив катнашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев