Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Районда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын" йомгаклау чарасы узды

Кургәзмә оештырылган иде

Ямурзада башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын" йомгаклау уңаеннан чара уздырылды. Бу чарада укучылар "Туган илем", "Өч матур суз", "Туган телем", "Укытучым" исемле шигырьләрне яттан сөйләделәр.

Милли ризыклар, милли киемнәр, татар егете һәм татар кызы рәсемнәре белән конкурста катнаштылар. Күп төрле милли ашларның исемнәрен белделәр, туган телгә карата мәкаль һәм әйтемнэр тыңладылар. Авылдашыбыз Тукаева Кәүфия апаның кул эшләреннән куелган кургәзмә белән таныштылар.

Чара ахырында Г. Тукайның "Туган тел" җырын башкардылар. Бәйрәм куңелле узды. "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" укучыларның күңелендэ бик озак сакланыр әле, дип хәбәр итәләр Салагыштан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев