Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Районда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган күп чаралар әзерләнгән

Аларны уздыру өстендә зур эш алып барыла

Туган телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Телебезне саклау, югалтмау, аны тагын да югарырак биеклекләргә күтәрү максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы күп чаралар уздыру өстендә эш алып бара.

Ел башында Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының Әгерҗе районы бүлекчәсе Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына старт бирде. Утырышта узган елгы эшчәнлеккә һәм агымдагы елга бурычлар куелды. Очрашу барышында "Ак калфак" эшчәнлегендә ярдәм итүче активистларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Февраль аенда Әгерҗе үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы бүлекчәсе “Китаплар бүләк итү” көнендә китап сөючеләрдән татар китаплары кабул итүне оештырды, Муса Җәлилнең тууына 115 тулуга багышланган “Муса турында поэма” дигән театральләшкән әдәби кичә уздырды. Бөтендөнья дәрәҗәсендә оештырылган “Җәлил укулары”нда да безнең балаларыбыз активлык күрсәтә.

Һәр елны 21 февраль Халыкара туган тел көнен билгеләп узабыз. Бәйрәм алды көнендә, 17 февраль көнне истәлекле датага багышланган “Һәр телнең бар туган иле” чарасы оештырылды. Бәйрәмдә укытучы, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, “Күңел чишмәләре”, “Ак калфак” оешмалары активистлары, мәгариф, мәдәният, матбугат ветераннары катнашты.

Ә бәйрәм көнендә- 21 февраль Әгерҗе районы Нур мәдрәсәсендә туган тел буларак- татар телен саклау һәм үстерү буенча сөйләшү узды. Чарада дин эшлеклеләре, мөслимәләр, укытучы, тәрбиячеләр, “Ак калфак” оешмасы әгъзаләре катнашты. Программа кысаларында интернет челтәрләрендә уздырылган “Мин татарча сөйләшәм” һәм “Мин татарча өйрәнәм” бәйгеләренә йомгак та ясалды. Татар халык ашлары бәйгесе җиңүчеләренә районыбыз мөхтәсибеннән бүләкләр тапшырылды.

Үзәк китапханәдә туган тел көненә багышлап, «Без бер җирнең балалары» дигән баш астында Әгерҗе районында яшәүче төрле милләт халыклары белән очрашу узды. Һәр халык үзенең тарихы, гореф-гадәтләре, кием-салымнары, ашамлыклары хакында сөйләде. Төрле телләрдә җырлар яңгырады, дәртле биюләрбашкарылды.

Әгерҗе районында туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы да февраль аенда Районыбызның Кырынды авыл җирлегендә узды. Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов район халкына Казан артистлары концертын бүләк итте.

Районда яшәүче җирле татар, рус, мари, удмурт милләтләре үзара аңлашып дуслыкта-татулыкта гомер итәләр.

Шулай ук башка төбәкләрдән килеп урнашкан халыклар белән дә без аралашып, дус-тугандаш мөнәсәбәттә яшибез.

Уздырган чаралар турында дәвам итсәк:

Февраль аенда Балалар өчен оештырылган “Мин- татар баласы!” район күләм бәйгесенә дә йомгак ясалды. Бәйге быел 2 нче тапкыр 5-8 сыйныфларда укучы татар балалары арасында узды. Барлыгы 50 дән артык эш кабул ителде. Малайлар һәм кызларның иҗат эшләре аерым бәяләнде.

Бүләкләү тантанасында Конгресс җитәкчесе һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина да катнашты.

Ә март аенда "Мин- татар кызы", "Мин-татар малае" бәйгесенең район туры узды. Бәйгедә 6-7 яшьлек, татар телендә иркен сөйләшүче балалар бакчаларында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар катнашты. Бәйгенең төп номинацияләре "Татар малае-2021", "Татар кызы -2021". Катнашучы балалар иҗади номерлар, сәнгать осталыкларын, гореф-гадәтләрне, туган телләрен белү буенча сыналдылар. Шушы ук айда Әгерҗедә "Ак калфак" оешмасы тарафыннан IV Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең район этабы узды. Бәйгедә урта гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныфында укучы кызлар катнашты. Җиңүчеләрнең эшләре республика турына юлланды.

Чараның максаты: - Халкыбызның тарихын өйрәнү; - Рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен үстерү, саклау; - Укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү; - Алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү.

Туган телебезне саклау һәм үстерү максатыннан, районыбызның авыл җирлекләрендә дә актив эш алып барыла. Шуңа да карамастан, Иҗтимагый оешмаларның санын районыбыз территориясендә тагын да арттыру максаты әле дә актуаль мәсьәлә. Мисал өчен, Бүгенге көндә Ак калфак оешмасы бүлекчәләре нибары 6 авыл җирлегендә (Яңавыл, Барҗы Омга авылларында, Девятерня, Тәбәрле, Кадыбаш, Исәнбай авыл җирлекләрендә) генә эшли. Калганнар белән эшне активлаштырырга кирәк дигән максат куябыз.

Эшчәнлекне алып бару дәвамында раойныбызның күп кенә оешмалары белән хезмәттәшлек итәбез. Аеруча Мәгариф һәм мәдәният бүлекләренә, районыбыз мөхтәсибенә Туган телебезне саклау һәм үстерү эшчәнлегендә күрсәткән хезмәттәшлекләре һәм ярдәм итүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә халкыбызның телен, рухи кыйммәтләрен, йолаларын саклап, бердәмлектә булып эшләргә, яшәргә язсын.

Киләчәктә Бөтендөнья татар конгрессы планы буенча түбәндәге чаралар үткәрергә планлаштырабыз, шуларның иң мөһиме:

- Г. Тукайның туган көненә багышланган чаралар узачак;

- июнь аенда татар милли бәйрәме "Сабантуй" уздырачакбыз;

- сентябрь аенда Таҗи Гыйззәт премиясен тапшыру тантанасы узачак;

- октябрь аенда “Истә, һаман да истә” - Композитор, шагыйрь, якташыбыз Ләбиб Айтугановның тууына 86 ел тулу уңаеннан шигъри-музыкаль кичә;

- ноябрь аенда Каз өмәсе йоласы уздырачакбыз;

- ноябрь аенда Уразай авыл мәдәният йортында “Уразай каеннары” Әгерҗе районы татар композиторларының иҗади бәйгесе узачак;

- декабрь аенда “Киленбикә” район бәйгесе узачак;

- декабрь аенда “Ак калфаклы Кар кызы, бабасында кунакта” (Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар).

Безнең төп бурычыбыз - үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итү, аны киләчәк буынга югалтмыйча тапшыру. Милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә Без татарлар дип әйтәбез!

Гөлия Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев