Яшьләргә ил тарихы турында сөйләделәр
Горурлык хисе белән
Безнең планетада яшәүче һәр кеше үз ватаны, үз халкы, үз җире һәм тарихы өчен горурлык хисе кичерә. Ә туган җирне аның символлары гәүдәләндерә.
25 августта Әгерҗе шәһәренең яшьләр үзәге хезмәткәрләре туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган яшьләр берләшмәләре активистлары өчен "Россия Дәүләт символларын популярлаштыру" викторинасын үткәрде.
Яшьләр берләшмәләре активистларына ил тарихы турында сөйләделәр, дәүләт символлары турында искә төшерделәр һәм Россия - хөрмәткә һәм мәхәббәткә лаеклы ил дигән нәтиҗәгә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев