Һава торышы бозыла. Кайчан?
Һава торышы

Һава торышы бозыла. Кайчан?

Татарстанда төнлә буран һәм көчле җил көтелә. Юлларда бозлавык булачак.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе төндә Татарстанда урыны белән буран, көчле җил һәм бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Буран аркасында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.

Иртәгә, 6 декабрьдә, көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Шул ук вакытта республика башкаласында юлларда төнлә бозлавык көтелә, ә районнарда көндез дә бозлавык була.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев