Киләсе атна башында Татарстанда суытачак
Һава торышы

Киләсе атна башында Татарстанда суытачак

26 декабрьдә төнлә -9 градуска кадәр салкын була

Синоптикларның алдан фаразлавы буенча, киләсе атна башында көнбатыш антикиклон өстенлек итәчәк. Явым-төшем әкренләп туктаячак һәм температура фоны сизелерлек төшәчәк, диелә Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

26 декабрьдә төнлә -9 градуска кадәр салкын була. Көндез термометр баганасы -2дән -7 градуска кадәр күрсәтәчәк. 27 декабрьдә -8дән -13кә кадәр, көндез -5тән -10 градуска кадәр салкын булачак.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев