Татарстанда атна азагына җылытамы?
Һава торышы

Татарстанда атна азагына җылытамы?

Алдагы өч көндә температура нормадан түбән булачак

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, 24,25, 26 май көннәрендә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 6-8 градуска түбәнрәк булачак. Сишәмбедән чәршәмбегә кадәр республикада яңгырлар, ә төнлә җепшек кар явуы ихтимал. Төнлә температура 0 градустан 5 градуска кадәр, көндез 9... 15 градус җылы булуы көтелә.

Атна азагында да кояшлы көннәр көтмәгез, ди синоптиклар. 28 майда яшенле яңгыр, көчле җил булуы ихтимал. Төнлә 4... 9 градус, җомга көнне 14, ә шимбә 16 градуска кадәр җылытачак. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев