14 март 2017 яңалыклары
-
Әгерҗедән Татарстан халыклары съездына җиде делегат барачак
Бүген Әгерҗенең хакимият бинасында Татарстан халыклары съездына барачак делегатларны раслау буенча Иҗтимагый совет утырышы үтте. Аның эшендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов катнашты. 22 апрельдә Казанда узачак съездга безнең районнан район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә алты делегат барачак. Алар арасында райондагы татар, рус, удмурт, мари...
-
Жылылык өчен февральдә ни өчен күбрәк түләдек
Күпкатлы йортларда яшәүчеләр февраль ае өчен түләү квитанциясендә җылылыкка исәпләүнең январьга караганда күпкә артыграк булуын күргәннән соң, Идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә башладылар. Әлеге сорау белән редакциягә шалтыратучылар да булды. Әлеге мәсьәләгә "184нче СМП" Идарәче компаниясе" ширкәте директоры Роман АЛЬЧИКОВ ачыклык кертә: - Исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылган йортларда кулланылган җылылык...
-
Мордывыйда яшәүче тыл ветеранына – 90 яшь
Бүген Мордывыйда яшәүче Хәдичә әби Муллахмәтовага 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән районы Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров котладылар. Хәдисә әби гомере буе мәктәптә җыештыручы булып эшләгән. Җәмәгате, Бөек Ватан сугыш ветераны Кәшиф ага белән 50 елга якын дус-тату гомер кичереп, дүрт балага...
-
Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит
Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" акциясе старт алды. Ул 24 мартка кадәр дәвам итә. Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, "ак үлем" сазлыгына батучыларга ярдәм күрсәтүне, наркотиклар белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере бәрабәренә кесә калынайтучыларга тискәре караш булдыруны күздә тота. Әгәр дә сез янәшә-тирәгездә өй...
-
“Тапшырылмаган хатлар“ атна ахырына кадәр күрсәтелә
Әгерҗедәге "Авангард" кинотеатрында Гадел Кутуй әсәре буенча куелган "Тапшырылмаган хатлар" киносы күрсәтелә. - Кино карарга халык бик теләп йөри. Шуңа күрә без аны күрсәтүне 19 мартка кадәр озайтырга булдык, - ди "Кино челтәре" җитәкчесе Евгений Мурзин. Кинотеатрда фильм 18.30 сәгатьтә күрсәтелә.
-
Әгерҗе йолдызлары “Йолдызлык“ның суперфиналында катнаша
Актанышта узган "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең зона турында Әгерҗе йолдызлары да катнашты. "Вокал" номинациясендә Арина Шәкурова - икенче, Аделия Гобәйдуллина өченче урын (җитәкчеләре - Елена Скворцова), "Конферанс" номинациясендә Салават Батыров - беренче (Тамара Васильева), "Бию"дә "Академия детства" ансамбле икенче урын (Ләйсән Гайфуллина) алдылар. Районыбызның әлеге талантлы балалары 11 апрельдә Казанда "Йолдызлык"...