Әгерҗелеләр җир, кура җиләкләре җыялар, пиннек саталар
Җиләк җыям, как коям дигәндәй, бу көннәрдә халык мәш килеп басу-кырларда җиләк җыя. Быел да күз ачып йомганчы бер чиләк җыярлык табигать нигъмәте. Сусыл да, тәмле дә җиләкләрне кайбер хуҗабикәләр суыткычка туңдырырга куя, кемдер чистартып изә дә шикәр комы белән болгата, кайнатма әзерләүчеләр дә күп.
Басу-кырлардан җәйге нигъмәтләр җыючыларның үзләре...