100 сум акча өчен улы әнисенә электрошокер белән ташланган
Фаҗига

100 сум акча өчен улы әнисенә электрошокер белән ташланган

Ир-атка карата җинаять эше каралачак

Чаллы судында 31 яшьлек ир-атка карата җинаять эше каралачак, ул әнисеннән 100 сум алыр өчен электрошокер белән ташланган.

Эш материаллары буенча, барысы да узган елның 25 ноябрендә 49/21 йортның бер фатирында булган. Гаепләнүче әнисеннән акча таләп иткән. Әнисе акча бирмим дигәч, ир электрошокер белән зыян күрүченең муенына һәм күкрәгенә ток суктыра, һәм үтерәм дип белдерә. Улының янауларыннан куркып, әни кеше полициягә мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев