Башкортстанда картлар йортында янгында 11 кеше һәлак булган
Фаҗига

Башкортстанда картлар йортында янгында 11 кеше һәлак булган

Дүрт кеше чыгып котыла алган

 Башкортстанда урнашкан картлар йортында янгын вакытында 11 кеше үлгән. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Янгын бүген иртәнге өчләр тирәсендә Ишбулды авылында була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә агач бинаның чормасын тулысынча ут чолган алган инде. 

Янгынны иртәнге алтылар тирәсендә сүндереп бетерәләр. Дүрт кеше чыгып котыла алган, унбер кеше һәлак булган. Җинаять эше ачылган. Урында тикшерүчеләр һәм полиция эшли.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев