Коточкыч авариядә имгәнгән бала хастаханәдә үлгән
Фаҗига

Коточкыч авариядә имгәнгән бала хастаханәдә үлгән

Ике яшьлек баланы коткара алмаганнар

Татарстанда йөк машинасы белән җиңел автомобиль һәлакәтендә зыян күргән бала хастаханәдә үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига бүген кичке дүрт тирәсендә Чистай-Түбән Кама юлында Борок авылы янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча «КИА» автомобиле руле артындагы 28 яшьлек хатын-кыз бозлавык юлда машина белән идарә итә алмаган, каршы як полосага чыккан һәм «КАМАЗ» белән бәрелешкән.

Автоледи урында ук үлгән. Чит ил машинасындагы ир-ат белән баланы авыр имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.

«Ике яшьлек баланы коткара алмаганнар, ул имгәнүләрдән үлгән. Хәзер һәлакәт урыннында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», диелгән ведомство хәбәрендә.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев