Өч яшьлек бала төнлә катып үлгән
Фаҗига

Өч яшьлек бала төнлә катып үлгән

Сабыйның гәүдәсен иртән тапканнар

Чиләбедә шәхси йортның җылытылмый торган өлешендә өч яшьлек кзы бала катып үлгән. Пижамадан гына булган сабыйның гәүдәсен иртән тапканнар. Әнисенә карата җинаять эше ачылган.

Аның әйтүенчә, йоклар алдыннан баласы караватта йоклап яткан, ә иртән кызы өй эчендә булмаган. Төнлә торып,  верандада калган шарын алырга дип чыгып киткәндер һәм кире керә алмагандыр, дигән ул. Социаль яклау идарәсендә әлеге гаиләнең аз керемле булуын һәм профилактик контрольдә тотылуын әйткәннәр.

Гаиләдә тагын бер бала бар, анысына бер яшь. Фаҗига булыр алдыннан әнисе бергә яши торган ир белән аның туган көнен үткәргән булган.

Чыганак

Фото

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев