Бакча җиләгенә - ылыс
Файдалы киңәшләр

Бакча җиләгенә - ылыс

Ел саен шушы ысулны кулланыгыз

Әгерҗедән Вәзирә Чураева укучыларыбызга бер киңәш бирә: бакча җиләген (викторияне) кышка ылыс белән капласагыз, бик нык салкыннар да куркыныч түгел.

Редакциядә бухгалтер булып эшләгән Вәзирә апа ел саен шушы ысулны куллана.

"Ылысны җәй көне җиләкләр җыеп беткәнче тотам. Җиләк балчыкка тиеп пычранмый. Чип-чиста була. Аннан карлыган төпләренә салам. Көз көне яңадан ылыс алып кайтып түшәп куям", ди.


Нет комментариев