Бина — дүрт катлы
Карл Маркс урамындагы күп фатирлы йортны файдалануга тапшырдылар. Хәзер 23 гаилә өй туен билгеләп үтә алачак. Йорт социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән.
Бина — дүрт катлы, фатирлар чиста отделка белән бирелә. Йорт яны территориясендә ут, эскәмияләр, парковка һәм балалар мәйданчыклары урнаштырылган.
Татарстан Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел ахырына кадәр Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 108 йорт төзелеп файдалануга тапшырылачак. Хәзерге вакытта инде 38 объект әзер.
Нет комментариев