16 яшьлек яшүсмер өстенә тимер ишек авып һәлак булган
Фаҗига 14 августта булган
Башкортостанның Салават районында 16 яшьлек яшүсмер фаҗигале төстә һәлак булган-малай өстенә тимер ишек төшкән. Фаҗига 14 августта булган.
Егетнең күмер цехында эшләве билгеле. Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай ишекне ябарга маташа һәм көтмәгәндә ул элмәктән төшеп, аның өстенә ава.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартлары да ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев