Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

6 нчы балалар бакчасында ЮИДка багышлау булды

Хезмәттәшлек итәчәкләр

Әгерҗе шәһәренең 6 нчы балалар бакчасында әзерлек төркемендә "ЮИДЛАР отрядына багышлау " дигән тантаналы чара булды. Ул Әгерҗенең 4 нче ЮИД отряды тарафыннан әзерләнгән чыгыш белән ачылды.

Балалар ЮИД отряды әгъзаларының бурычлары турында сөйләделәр.

Булачак яшь инспекторларга юлда куркынычсызлык өлкәсендә үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтергә туры килде, шуннан соң гына алар «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Әгерҗе районы бүлеге башлыгы Раушания Тимкина һәм юл-патруль хезмәте инспекторыннан таныклык алдылар.

Балалар табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, ЮИДчыларның тантаналы антын бирделәр.

Чара ахырында Р.В. Тимкина тәрбияләнүчеләр белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрде. Моннан тыш, өлкән яшьтәге балалар үз вәкаләтләрен варисларына тапшырдылар, аларга беретлар һәм пилоткалар кигезделәр.

Әмма иң мөһиме-ЮИД командасын алда көтә: мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар ЮХИДИ вәкилләре белән бергә профилактик эштә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев