Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Балалар

"Альфа" ТОСы балалар өчен зур күңелле бәйрәм үткәрде

Балалар бик канәгать калдылар

Әгерҗенең Светлана Соболева җитәкчелегендәге «Альфа» ТОСы активы төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы оештырды.

Бәйрәмдә төрле яшьтәге 30дан артык бала җыелган иде.

Конкурслар алдыннан балалар күңелле музыка астында спорт разминкасы үткәрделәр. Аннан өлкән балалар командаларда көч сынаштылар: капчык киеп сикерделәр, снайперлы уйнадылар, туплар белән йөгерделәр, скакалка сикерделәр. Ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар туплар белән уйнадылар, боҗрага эләгергә тырыштылар.

Бәйрәм ахырында барлык балалар да төсле акбурлар белән асфальтта матур рәсемнәр ясадылар.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Барлык катнашучыларга да бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев