"Алмалы" лагеренда тантаналы рәвештә беренче сменаны яптылар
Балалар өйләренә таралыша
20 июль көнне "Алмалы" лагеренда беренче сменаның ябылу тантанасы узды.
Көндез һәр отряд 2021 елгы «Диво-город» сменасының елъязмасын ясаган, шулай ук узган еллардагы елъязмалар белән танышкан. Смена дәвамында балалар төрле чараларда катнашып «алмалитлар» (лагерьның үз валютасы) җыйганнар.
Бүләкләр ярминкәсендә алар җыелган «алмалитлар»ын бүләкләргә алыштыра алды.
Традиция буенча, смена ахырында балалар бер-берсенең кулларына тасмалар бәйләделәр һәм теләкләр теләделәр.
Кичке аштан соң бу сменада лагерь тормышы турында фильм һәм кичке программа күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев