Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Балалар быел җәй көне ял итәчәкме?

Бу хакта Дамир Фәттахов сөйләде

Узган ел ТР буенча Роспотребнадзор урыннарның яртысын гына алырга рөхсәт итте. Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

"Узган ел балалар лагерьларында коронавирус инфекциясе таралу учагы табылмады. Анда 2020 елда 140 000 бала ял итте», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан Россиянең җәйге сәламәтләндерү кампаниясеннән баш тартмаган аз санлы төбәкләренең берсенә әверелде. Лагерьларның барлык хезмәткәрләре ПЦР-тестлар үтте һәм эш вакытында учреждениеләрдән читкә чыкмады. Быел балаларны савыктыру лагерьларында 183 меңнән артык Татарстан мәктәп укучысы һәм студентлары ял итәчәк.

Чыганак: Шәһри Казан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев