Физкультура укытучысы укучы баланы кыйнаган
Баш мие селкенгән
Якутиянең Хангаласск районындагы мәктәпләрнең берсендә укучы малайны физкультура укытучысы кыйнаган. Моны шаһитлар видеога төшереп алган. Әлеге кадрлар буенча тикшерү эшләре башланган. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
14 апрельдә физкультура дәресе вакытында укытучы ир-ат укучы малайга суга. Тик әлеге вакыйга турында хәзер генә билгеле була.
Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, үсмер малай медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Документларда теркәлгәнчә, баланың баш мие селкенгән, күкрәк читлеге бәрелгән. Табиб аңа амбулаториядә дәвалау билгеләгән.
«Тикшерү чаралары кысаларында әлеге фактның чынлыгы тикшерелә, расланган очракта, педагогның гамәлләренә җинаять-процессуаль закон буенча бәя биреләчәк», диелә хәбәрдә. Чыганак
Фото: видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев