Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗе районы мәктәп укучылары кайда итәчәк?

Җәйге ялга старт бирелде

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланып, җәйге ялга старт бирелде. 1 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Быел 16 мәктәп яны лагеренда 450гә якын бала ял итә. 

Балалар тагын кайда ял итәчәк? Әлеге сорау белән балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре белән  шөгыльләнүче яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеевага мөрәҗәгать иттек. 

Мәктәп яны лагерьлары
–    Игътибар иткәнсездер, быел мәктәп яны лагерьлары 16 мәктәптә генә оештырылды. Шуның 1се – Әгерҗедә (1нче гимназия), калганнары – авылларда.  Аларда 444 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгыта. Бу кайбер мәктәпләрнең пищеблокларында капиталь ремонт эшләре уздырылу белән бәйле. Яңа уку елына ремонт эшләре тәмамланып, пищеблоклар әзер булырга тиеш. Балаларның туклануы сыйфатлы һәм куркынычсыз булуын исәпкә алып, әти-әниләр мондый карарны аңлап кабул итәрләр дип ышанабыз. Ә калган юлламалар өчен борчылырга кирәкми. Аларны көзге-кышкы чорларда файдаланырга мөмкин булачак. Ягъни мәктәп яны лагерьлары көзге, кышкы каникул көннәрендә эшләячәк.
Мәктәп яны лагерьларыннан тыш, авыл җирлекләрендә 8 хезмәт һәм ял лагере да ачылды. Аларда 100 бала ялны эш белән чиратлаштыра. 

“Алмалы” лагере
–    Красный бордагы “Алмалы” лагере быел укучыларны ике сменада кабул итә. Беренче смена – 1-24 июльдә, икенче смена – 26 июльдән 12 августка кадәр. Лагерь 80шәр баланы кабул итәргә әзерләнә. Икенче смена, гадәттәгечә, профильле, ягъни анда, нигездә, спортчылар ял итә. Алар спорт тренировкаларын ял белән чиратлаштырачак. 
Пандемиягә бәйле рәвештә лагерь хезмәткәрләренә таләпләр бик югары. Аларның һәркайсы ковидка тест уза. Гомумән, барлык лагерьларда да санитар нормаларны үтәүгә зур игътибар биреләчәк. Роспотребнадзор тапләпләре нигезендә быел да лагерьга ата-аналар кертелми. 
Укучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан Чаллыдан шәхси предприятие белән килешү төзелде. Лагерьда шулай ук видеокүзәтү системасы эшли. Объектның иминлек паспорты да – тәртиптә. 

Республика лагерьлары
–    7-15 яшьтәге балалары булган авыр тормыш хәлендәге гаиләләрнең ул-кызларын “Берсут” республика лагерена ял итәргә, тернәкләнү узарга җибәрү мөмкинлеге бар. Авыр тормыш хәлендә тәрбияләнүче бала дигәндә, түбәндәге гаиләләр күз уңында тотыла: җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, социаль куркыныч хәлдәге  һәм башкалар. Тулы мәгълүмат – 21469 телефоны буенча. Юллама алу өчен категорияне раслаучы документларның булуы шарт.  

Махсус ял мәйданчыклары
–    Шәһәрдәге күп кенә оешма-учреждение территорияләрендә махсус ял мәйданчыклары оештырыла. Әйтик, “Ровесник” яшүсмерләр клубы янындагы мәйданчык җәй дәвамында эш көннәрендә 11-17 сәгатьләрдә яшүсмерләрне көтеп кала. Клуб педагоглары 17-19 сәгатьләрдә “Яшьлек” паркында да төрле чаралар уздыралар. 
“Радуга” талантов балалар иҗаты йортында тәрбияләнүчеләр өчен махсус программа әзерләнә. Алар балалар иҗаты йорты тирәсендәге мәйданчыкта мәшгуль булачак. Спорт мәктәбенә йөрүчеләр өчен   өстәмә тренировкалар узачак.   
Яшьләр үзәге дә төрледән-төрле уен программалары, квестлар серияясе әзерли. Аларның узу вакытлары социаль челтәрләрдге төркемнәр аша хәбәр ителәчәк. 

Игътибарсыз калдырмыйк
–    Сүзне тәмамлап, куркынычсызлык мәсьәләсен искәртәсе килә. Бала – бала инде, аның тормыш тәҗрибәсе юк, ул күп вакыт нәрсәне эшләргә яраганын, нәрсәне ярамаганын белмәскә дә мөмкин. Малай-кызларыбызны төрле бәладан, бәхетсезлектән саклау, беренче чиратта, ата-ана бурычы. Җәй хәвеф-хәтәрсез үтсен, сабыйларыбы бәлага тарымасын  дисәк, аларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотыйк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев