Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗедә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм оештырылды

Балаларны яклау көне уңаеннан

Әгерҗедә бүген аз керемле һәм күпбалалы гаиләләр өчен бәйрәмне "МирСтрой" ҖЧҖ җитәкчесе Али Ибраһимов оештырды. Уеннар, ярышлар һәм чәй эчү белән үрелеп барган күңелле чара Балаларны яклау көненә багышланган иде.

Кечкенә кунаклар әйлән-бәйлән уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, призлар һәм татлы бүләкләр алдылар.

Хәйрия бәйрәмендә 30га якын бала катнашты. Алар өчен балалар күңел ачу программасы оештырылды, аның кысаларында уеннар уздырылды. Чара азагында балаларны һәм ата-аналарны пицца, фри, соклар һәм төрле тәм-томнар белән сыйладылар. 

"Һәр кеше тормышында булган иң кыйммәтле һәм кадерле нәрсә - балалар. Балаларны тәрбияләү һәм үстерү һәрвакыт авыр. Нинди генә булмасын, беренче чиратта, балалар бәхетле булырга тиеш, ә менә бу инде сезнең белән безнең кайгырту, өлкәннәрнең кайгыртуы. Һәркем үз-үзенә: "Ә мин бүген балаларыбыз бәхетле булсын өчен нәрсә эшләдем соң?" дигән сорау бирергә тиеш", - дип уртаклашты безнең белән балалар бәйрәме инициаторы һәм иганәчесе Али Шамил улы Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев