Имтиханнар кайчан төгәлләнә?
Балаларга уңышлар телибез
9 сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары төгәлләнде.
Алар рус теле, математикадан сынау тапшырдылар. Сайлап алынган фәннәр буенча контроль эшләр башкардылар.
11 сыйныфлар өчен бердәм дәүләт имтиханнары дәвам итә. Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган укучылар рус теленнән дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырдылар. Бүген – математикадан сынау.
Ә югары уку йортларына керүчеләр өчен БДИ 31 майда башлана. Алар бу көнне география, рус әдәбияты, химиядән имтихан тапшыралар. 3 июньдә – рус теленнән, 7 июньдә математикадан – имтихан. БДИ 24 июньдә төгәлләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев