Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Балалар

Казанда хатын-кыз ике баласын тотып тәрәзәдән сикергән

Сәбәбе бик җитди

Казанда бер хатын-кыз ике баласы белән янгын чыккан фатир балкондагы тәрәзәдән сикереп төшкән.

Янгын Казанның Спартак урамындагы 88 В йортының икенче катында килеп чыккан. Һәлакәттә ун яшьлек кыз һәм ике яшьлек малай зыян күргән. Янгын турындагы хәбәр 17 гыйнвар көнне 13.12 сәгатьтә коткаручыларга килеп ирешкән.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта кухня белән балконны ут ялмап алган булган. Аны кыска вакыт эчендә сүндергәннәр. Бәхеткә, анда беркем дә булмаган. Соңрак фатирда яшәүче хатынның ике баласы белән балконнан сикерүе ачыкланган. Алар җитди тән җәрәхәтләре алмаган. Тик янган әйберләр исеннән зыян күргән балаларны хастаханәгә озатырга туры килгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев