Казанга баручы 17 бала утырган автобусның йөртүчесе исерек булып чыккан
ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата
7 майда иртәнге сигездә Мәскәү-Уфа юлының 1305нче километрында Башкортстан буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре ике пассажир автобусын туктата. Higer автобуслары икесе дә Казанга бара. Бер автобуста 13 олы кеше була, икенче автобус салонында 17 бала һәм аларны озата баручы дүрт олы кеше утыра. Шушы автобусның йөртүчесе исерек була. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.
Мәктәп укучыларын утыртып алып бара торган автобус йөртүчесеннән алкоголь исе килә. Алкотестер 1 литр өреп чыгарыла торган һавада 0,251 мг алкоголь булуын күрсәтә.
Полиция хезмәткәрләре ир-атка автобус белән идарә итү тыя. «Мин беркая да бармыйм мени?» — дип гаҗәпкә кала бу ир-ат.
«Аннары автобус руленә башка йөртүче утыра һәм ул маршрут буенча хәрәкәтне дәвам иттерә. Кагыйдә бозучы идарәдән читләштерелә. суд тиешле карар чыгарачак», — дип аңлаткан ЮХИДИ вәкиле.
Фото: видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев