Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Балалар

Хастаханәдә ятим баланы бәйгә бәйләгәннәр

Бик кызганыч күренеш

Петербургтагы хастаханәләрнең берсендә өч яшьлек ятим малайны урындыкка һәм караватка аягыннан бәйләп куйганнар. Бу хәлне биредә ятучы баланың анасы видеога төшереп алган. 

«Мин синең ник егылганыңны аңладым. Аякларың бәйләп куелган икән бит. Син тагын бәйдә, балакай», — ди видео төшерүче хатын.

Социаль челтәр кулланучылар язганча, бала тәүлек буена колготкилары белән бәйләп куелган килеш яши.

«Бу бала үсештә артта кала — башка балалар аналары белән йөргән чакта, ул бер ялгызы тимер караватта яки манежда утыра, я урындыкка бәйләп куелган. Елауның файдасы юк — барыбер беркем ишетми», — дип сөйли видео авторы.

Аның сүзләренчә, баланы эт кебек тәрбиялиләр. Ул әлеге баланы уллыкка алучы әти-әни табылса иде дип тели.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев