Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Кичкетанда укучылар укытучыларга дәрес бирде

Бу көн бик кызыклы үтте

Укытучылар көне алдыннан, традиция буенча, Кичкетаң мәктәбендә үзидарә көне узды. Анда 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Унберенче сыйныф укучылары арасыннан директор, урынбасарлары һәм укытучылар сайланды.

Унберенче сыйныф укучылары җитди процессны тулысынча үз кулларына алдылар.

Өлкән сыйныф укучылары зур шатлык белән укытучылар ролен үз өстенә алды. Барлык дәресләр дә югары дәрәҗәдә үтте. Көн дәвамында балаларның бер генә буш минуты да юк иде.

Директор-дублер Коробейников Тимурга аерым рәхмәт. Аңа барысы өчен дә җавап бирү авыррак булды. Тимур бик тырышты, ярдәмчел, сабыр, таләпчән була белде, шуңа күрә барысы да бик әйбәт үтте.

Укытучылар да, укучылар да онытылмас тәэсирләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев