Әни кеше, баласын бәйләп куеп, ачлыктан юрган ашарлык хәлгә җиткергән
Хәзер бала хастаханәдә
Ростов өлкәсе Новошахтинск шәһәрендә бер ана сигез яшьлек баласын бәйләп куеп, ач тоткан. Бу хакта Риа Новости хәбәр итте.
Бу хатын янына танышы килә һәм бәйләп куелган кызны күрә. Бала ачлыктан юрганнарын чәйнәгән була. Аның куллары шулкадәр кысып бәйләнгән була ки, хәтта беләкләренә кан сауган.
Хатын баланы чишә һәм полиция, ашыгыч ярдәм чакыра.
Бу хакта социаль челтәрләрдә язгач, кешеләр башта бу хәлгә ышанырга да теләмәгән. Ничек инде андый хәл була алсын, ялган дип язганнар.
Әмма озакламый полиция дә баланың анасын эзләү хакында хәбәр итә.
Хәзер бала хастаханәдә. Ана кешенең ни өчен баласын шулай газаплаганы билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев