Нәни малайның борынында конструктор кисәге алты ай чамасы яткан
Малайның температурасы күтәрелгән
Мәскәү табиблары сигез яшьлек малайның борыныннан конструктор детале табып алган. Бу предмет баланың борын куышлыгында алты ай чамасы торган. РЕН ТВ каналы шул хакта хәбәр итте.
Малайда ОРВИ билгеләре була, аны хастаханәгә китерәләр. Табиблар карагач, баланы хирургия бүлегенә күчерә. Биредә аның бронхларыннан чит предмет табып алалар.
«Малайның температурасы күтәрелә, сулыш алуында хырылдаулар ишетелә башлый, үпкәләрдәге сызгыру тавышы ерактан да ишетелә», — дип сөйли белгечләр.
Баланың бронхына тишекле капкач формасындагы конструктор детале кереп киткән. Ул һаваны бераз үткәрә, ләкин балага барыбер һава җитми. Шуңа күрә аның уң як бронхы тулып күперә башлый.
Хәзерге вакытта чит предметны алганнар, баланы табиблар күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев