Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Татарстанда 17 яшьлек егет күрмәүче балалар өчен ачыш ясаган

Белгечләр уңай бәя биргән

Түбән Камада яшәүче Алексей Бушенев исеме «Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасының Мактау китабына кертелде. 17 яшьлек Алексей күрмәүче яки начар күрүче балалар өчен белем бирү ярдәмлеге уйлап тапкан.

Мактау китабы һәр елны чыгарыла. Инициативаның төп максаты — актив тормыш позициясе күрсәткән, битараф булмаган, батырлыклар кылган, кешеләргә риясыз ярдәм иткән балалар һәм яшьләрне хөрмәтләү һәм рәхмәт белдерү. Китапта бүләкләнгән яшьләр һәм балалар, иҗтимагый оешмалар турында материаллар туплана. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Эссе илләрнең хайваннары» проекты — 3D-модельләштерү махсус программасы ярдәмендә ясалган 10 фигурадан торган макет. Һәр сында Брайль шрифты ярдәмендә хайванның исеме язылган, аның турында тавышлы хикәя белән җиһазландырылган. Яшь уйлап табучы үз макетын экологик яктан куркынычсыз материаллардан эшләгән.

Алексейның эшенә начар күрүче балалар белән эшләүче педагоглар һәм башка белгечләр уңай бәя биргән.

Алексей инде яңа макетлар эшләүгә керешкән. Ул күрмәүче һәм начар күрүче балаларга дөньяны танып белергә ярдәм итә торган яңа уеннар ясарга тели. Җитди авыру һәм инвалидлыгына карамастан, ул спорт һәм җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә.

2021 елның Мактау китабы 136 язманы үз эченә ала. Барлык лауреатлар да күкрәк билгесе яки «Кайнар йөрәк» символы белән бүләкләнә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев