Татарстанда яшүсмер батып үлгән
Караңгыда суга егылып төшкән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Кукмара районында водолазлар Лубянка елгасыннан 17 яшьлек егетнең мәетен яр буена чыгарган.
Башлангыч версия буенча, егет яр буенда дуслары белән ял иткән. Кайсыдыр мизгелдә ул иптәшләреннән читкәрәк киткән, караңгыда суга егылып төшкән һәм аннан чыга алмаган.
Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар. Егеткә – 17 яшь, ул Чаллыда яшәгән. Аның мәетен яр буеннан ерак түгел генә өч метр тирәнлектән табып алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев