Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Тирсәдә “Дуслык бәйрәме” узды

Интерактив формада үтте

Кичә милли киемнәр көне уңаеннан Тирсә мәктәбендә “Дуслык бәйрәме” узды. Балалар төрле телләрдә сәламнәрен җиткерде. Луиза Зөфәр кызы укучыларны Милли киемнәр көненең кайчан үткәрелүе белән таныштырды.

5нче Б сыйныфы укучысы Галиуллина Ильвина “Төрле милләт курчаклары” исемле проект эшен тәкъдим итте. Үзенең Барби курчакларына әнисе белән берлектә төрле милли киемнәр тегүен, аларның тарихы турында сөйләде. Сибатова Азалия белән Абдуллин Нурислам үзләре биегән бию костюмнары һәм бию элементлары белән таныштырды.

Технология укытучысы Майя Владимировна мари халык костюмы турында сөйләде, ә 7 нче сыйныф укучысы Ипоева Дарина туган телендә апасы Ипоева Алинаның шигырен сөйләде. Соңыннан мари биюен башкардылар.

Бер төркем укучылар бәйрәмдә катнашучыларны татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныштырдылар.

Аннары балалар рәхәтләнеп татарча биеде. Бәйрәмдә “Халык костюмнары” дигән презентация күрсәтелде. Интерактив формада үткән чарада укучылар төрле милләт курчаклары белән фотога төште. Бәйрәм күңелле дә, файдалы да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев