Уразайда яшәүче Ибраһимовлар авыл сәхнәсендә куелган спектакльләрдә парлап уйныйлар
Уразайда гомер кичерүче Тәнзилә–Бибел ИБРАҺИМОВлар – алтын туйларын билгеләп үткән бәхетле гаиләләрнең берсе.
Урта мәктәпне тәмамлагач Тәнзилә, башка яшьтәшләре кебек, Ижауга китеп заводка эшкә урнаша. Әмма анда озак эшләргә туры килми аңа. Тәнзиләнең “бәрхет тавышы“на гашыйк Уразайның иң асыл егете Бибел белән ике арада бөреләнгән мәхәббәт гөлләре озакламый чәчәк ата: алар өйләнешәләр. Җырга-моңга гашыйк Тәнзиләне клуб мөдире итеп билгелиләр. Тырыш, тәвәккәл, эшчән Бибелгә исә кем генә булып эшләргә туры килми: комбайнчы, электрик, эретеп ябыштыручы, тимерче, бригадир.
“Беренче театр“, “Хаҗи әфәнде өйләнә“, “Яшел эшләпә“, “Яшьлегем-юләрлегем“, “Тун ачуы“, “Ул кайтты“... Уразай клубы каршында эшләүче драма түгәрәге куйган спектакльләрнең берничәсе генә әле болар. Кызлары Әлфия һәм уллары Инсафны үстереп, көнозын эштә булган авыл халкына тиешле ачкыч табып, җитди драма әсәрләрен җиренә җиткереп, профессиональ артистлар дәрәҗәсендә уйнар һәм уйнатыр өчен күпме көч сарыф ителүен клуб мөдире үзе генә белгәндер... Күп спектакльләрне җәмәгате Бибел белән бергә уйнаганга, гаилә тормышын эш белән бергә бәйләп алып барганга җиңелрәк булгандыр аңа.
Эштән соң репетицияләргә йөреп роль ятлыйлар, кичләрен авылда гына түгел, күрше Салагыш, Ямурза, Балтач, Шаршады, Рыс, Барҗы авылларына кышларын трактор чанасында, яз-көз йөк машинасы кузовында спектакльләр куярга йөриләр алар. Якташ драматург Юныс Әминевның “Тамырлар“, “Язылмаган законнар“ын автор яшәгән Барҗы авылында куйгач ул үзе Уразай үзешчәннәренә бик югары бәя бирә. Клубтагы бөтен чараларда да Тәнзилә апаның уң кулы – хәләл җефете Бибел абый була. Төрле елларда Татарстанда “Иң яхшы клуб“ бәйгесендә җиңүе, “Халык сәнгатен үстергән хезмәте өчен“ Дипломы белән бүләкләнүе һәм күпсанлы Мактау кәгазьләре икебезгә дә бирелгән бәя, дип бик дөрес әйтә Тәнзилә апа. Ә иң сөенечлесе Уразайда сәнгать яратучыларның күп булуы, әлбәттә.
Хәзер Тәнзилә апаның эшен килене Венера дәвам итә. Әтисе һәм әнисенең сәхнә осталыгын күреп һәм белеп үскән уллары, район газ-эксплуатация хезмәтендә эшләүче ире Инсаф – Венераның уң кулы. Эшендә булышчы да, сәхнә остасы да. Хәзер инде оныклары Инзилә һәм Инзир дә сәхнәне үз иттеләр.
– Әни дә, әти дә – безнең өчен үрнәк. Тату яшәүләре белән дә, сәнгать-мәдәниятне яратулары белән дә. Алар – миңа киңәшче дә, булышчы да. 70 яшенә якынлашып килсә дә әни – әле һаман сәхнә түрендә. Ә әтиебез Уразайда яңа мәчет төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. 10 ел инде имам-хатиб вазифасын башкара. Без алар белән бик горурланабыз, – диләр Венера–Инсаф Ибраһимовлар.
Әлфияләре Түбән Камада яши. Тормыш иптәше Ирек белән ул һәм кыз үстерәләр.
– Әти-әнинең авылда да, районда да абруйлары зур. Икесе дә – хезмәт ветераннары. Без дә алар кебек актив тормыш рәвеше алып барырга тырышабыз, – ди Әлфия.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев