Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Йөкле хатын-кызлар да прививка ясата алачак

Сәләмәтлегегезне кайгыртыгыз

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкле хатын-кызларга «Спутник V» вакцинасын ясатырга рөхсәт итте.

Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча Хөкүмәт каршындагы координация советы президиумында ведомство башлыгы Михаил Мурашко әйтте, дип яза Интерфакс.

«Эксперт берләшмәсе тарафыннан йөкле хатын-кызларга „ГамКовидВак“ („Спутник V“) вакцинасын куллану өчен каршы күрсәтмәләрне бетерү турында карар кабул ителде. Шулай итеп, коронвавирус инфекциясенең катлаулы формасы белән авыру куркынычы булганда йөкле хатын-кызларга вакцина ясату мөмкинлеге барлыкка килде», — диде министр.

Элегрәк «Татар-информ» йөкле хатын-кызларда коронавирусның ничек узуы турында язган иде, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы вакциналарның хатын-кызлар сәламәтлегенә йогынтысы турында мифларны юкка чыгарды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев