Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Балалар

Югалган яшүсмерне Чаллыда тапканнар

Бер тәүлектән соң

Нурлатта яшәүче балигь булмаган кызны бер тәүлек югалып торганнан соң, Яр Чаллыда тапканнар.

Агымдагы елның 7 февралендә Нурлат районында яшәүче 2005 елгы балигь булмаган кыз билгесез юнәлештә юкка чыккан.

"2020 елның 8 февралендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе  РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча, ягьни билгесез юнәлештә юкка чыгу шартлары буенча җинаять эше кузгатылган", - дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Шул ук көнне җинаятьчеләр эзләү бүлеге хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, югалган кызны эзли башлыйлар. Ул Яр Чаллы шәһәре урамнарының берсендә табылган.

Хокук сакчылары табылган баланы әти-әнисенә тапшырган.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев