Корбан гаете белән
27 майда – Корбан бәйрәме.
Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм.
Үзгә кәеф, рухи күтәренкелек белән сугарылган Корбан бәйрәме дини традицияләргә һәм гореф-гадәтләребезгә тугры калуыбызны символлаштыра, күңелләр чистарыну, изге гамәлләр кылу, әйләнә-тирәдәгеләргә кайгыртучанлык һәм игътибар, аларга ярдәм күрсәтү кебек күркәм кешелек сыйфатларының чагылышы булып санала. Бу якты бәйрәм бүген кешелек алдында булган җитди сынаулар шартларында мәрхәмәтлелеккә, шәфкатьлелеккә омтылыш хисен тагын да көчәйтә.
Әгерҗе районында яшәүче халыклар арасындагы татулык һәм үзара хөрмәт йортларыбыздагы тынычлыкны һәм иминлекне сакларга ярдәм итәр, дустанә мөнәсәбәтләр тагын да ныгыр дип ышанам.
Барыгызга да нык сәламәтлек, һәр гаиләгә игелек, күңел тынычлыгы телим. Корбан бәйрәме өйләргә иминлек, тынычлык, иман нуры иңдерсен, бәхет һәм муллык китерсен.
Әгерҗе районы башлыгы Ленар НУРГАЯНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев