Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Җомга коймагы

Әхлак дәресләре

86 дәрес: балаларыгыз арасында гадел булыгыз.

Бервакыт Ногман ибн Бәшир исемле сәхәбә минбәргә менгән һәм үзе белән булган хәлне сөйләгән:

"Әтием миңа бүләк ясады. Ләкин, әнием аңа пәйгамбәребезгә барып бу хәлне аңа хәбәр итәргә сорады.

Әтием аның үтенечен үтәгәч, Аллаһының илчесе аннан:

*"Башка балаларыңа да бирдеңме?"* - дип сорады.

Ул:

"Юк", - диде.

Шулвакыт пәйгамбәр аңа: *"Аллаһыга гөнаһ кылудан сакланыгыз һәм балаларыгыз арасында гадел булыгыз!"* - диде (Бохари риваяте).

Әгәр әти-әни балаларының кайсысындыр аерып яратса, аңа аерым игътибар күрсәтсә, аңа гына бүләкләр бирсә, бу башка балаларга карата золымлык (гаделсезлек) санала. Шайтан күңелләренә көнчелек агуын сала, туганлык дошманлыкка әйләнә.

Йә, Раббым, балаларыбыз арасында гадел булырга насыйп әйлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев