Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Укыдык без мәдрәсәдә

Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигыре "Аңламадык бернәрсә дә" дип дәвам иткәнен һәркайсыбыз яхшы белә. Тик әлеге шигъри юллар быел "Нур" мәдрәсәсен тәмамлап әле шушы көннәрдә генә кулларына шәһадәтнамә алган 52 кардәшебезгә һич тә кагылмый. Шәһәребездә мәдрәсә ачылганга өч ел вакыт узып та киткән инде. Кемдер шушы вакытны ничек уздырырга...

Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигыре "Аңламадык бернәрсә дә" дип дәвам иткәнен һәркайсыбыз яхшы белә. Тик әлеге шигъри юллар быел "Нур" мәдрәсәсен тәмамлап әле шушы көннәрдә генә кулларына шәһадәтнамә алган 52 кардәшебезгә һич тә кагылмый.
Шәһәребездә мәдрәсә ачылганга өч ел вакыт узып та киткән инде. Кемдер шушы вакытны ничек уздырырга белми аптырагандыр, кайберәүләр бер дә файдасызга үткәргәндер. Ә менә өч ел элек "Нур" мәдрәсәсенә гыйлем алырга килгән шәкертләр, һич тә икеләнмичә, "безнең бу еллар заяга узмады" дип әйтә ала.
"Тормышта үзеңне кая куярга белмәгән чаклар бик күп була. Кайчак хәтта кесәң тулы акча булса да күңелеңә тынычлык таба алмавың бар. Безнең Ислам дине теләсә кайсы сорауга җавап табарга ярдәм итә. Бик авыр чакларда да адәм баласы Аллаһ ярдәменә өмет итә ала. Ә аның ярдәме белән дини гыйлемнәр үзләштерергә насыйп булган икән, димәк, сез - Раббыбызның яраткан коллары. Мондый мөмкинлекне Аллаһы Тәгалә бары сөекле бәндәләремә генә бирермен, дигән бит. Аллаһ ризалыгы өчен дини гыйлемнәрне тупларга ярдәм иткән мөгаллимнәргә зур рәхмәт. Инде хәзер үзегезгә җаваплы бурыч йөкләнә, сез дә үзегез белгәннәрне башкаларга, бигрәк тә балаларга җиткерергә тиеш", - диде шәкертләрне тәбрикләргә килгән район башлыгы Фәрит Габбасов.
Иң хәерле сүз - Раббыбыз сүзе. Шуңа күрә бәйрәмдә Коръән аятьләре яңгыравы гаҗәп түгел. Аларны бик тә моңлы итеп мәдрәсәнең элеккеге мөгаллиме Габдулла хәзрәт укыды.
Аннан хәзрәтләр тәрбияви вәгазьләрен җиткерделәр. Бик тә эчтәлекле булды әлеге чыгышлар. "Бүген бездә чын бәйрәм. Башкалар үрнәк, гыйбрәт алсын өчен, мондый сөенечле хәбәрләрне Пәйгамбәребез башкаларга да таратырга кушты. Моннан өч ел элек Әгерҗедә мәдрәсә ачылу үзе бер сөенеч булган иде. Безнеке кебек заманча мәдрәсә республика районнарында бездән кала, Мамадышта һәм Теләчедә генә бар. Мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләребез мондый гыйлем учагы булдыруга зур көч куйган район башлыгы Фәрит Габбасовка, башка игелек ияләренә күңелләреннән рәхмәт укыйдыр бүген", - диде район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт. "Сез, мәдрәсәдә өч ел укып, башлангыч дини гыйлем алдыгыз. Бу - һәрберебез өчен фарыз. Чөнки һәр мөселман намаз, Коръән укый белергә тиеш. Тик гыйлемле булуыгыз сезгә "мин күпне беләм" дип күкрәк киереп йөрү мөмкинлеген бирми. Болай фикерләүчеләр Аллаһы Тәгаләнең ачуын гына чыгарачак. Тәкәбберлек - мөселманга хас сыйфат түгел, Аллаһ сакласын. Дөреслектә, иң гыйлемлесе - Иблис. Тик ул гыйлемнәрен дөрес итеп файдалана белми. Гыйлем алу - бер нәрсә, аны дөрес итеп файдалана да белергә кирәк ", - дип дәвам итте мәдрәсә җитәкчесе Илдар хәзрәт. "Сезгә, беренче чыгаралыш шәкертләренә, аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Чөнки сезнең тормышта үз белемнәрегезне ничек куллануыгызга карап мәдрәсәгә, аның мөгаллимнәренә бәя бирәчәкләр. Мин ышанам: биредә гыйлем алган кардәшләребезнең киенү әдәбе генә түгел, холкы да үзгәргәндер. Чөнки Аллаһы Тәгалә кеше үзгәргән очракта гына аңа хөрмәтне кайтарырга вәгъдә бирә. Өч ел буе алган гыйлемнәрегез бушка булмасын иде!" - дип мөрәҗәгать итте мәдрәсә мөгаллиме Рамазан хәзрәт шәкертләргә.
Ә гыйлем алуы, ай-һай, җиңел булмагандыр аларга. Шәхсән үземнең ничә тапкыр талпынып та, "булдыра алмам" дип, бу уемнан кире кайтканым бар. Тик бу шәкертләргә үҗәтлек тә, сабырлык та, тырышлык та бердәй хас, күрәсең. Күпчелеге дини гыйлемнәрне яхшы билгеләренә үзләштереп кенә калмыйча, имтиханнарны да бик уңышлы тапшырып чыкканнар. Кайберләренең "аттестат"ында бер-ике генә "3"ле бар, ә менә 4 укучы - Гөлсәрия Ханнанова, Әлфинур Ишмөхәммәтова, Флүрә Зәйнуллина һәм рус милләтеннән булган Алиса Дериглазованыкында - гел "5"леләр генә. "Кулыбызга мондый хөрмәтле документ алганыбыз юк иде әле", - диделәр бу шәкертләр. Мондый документ аларга киләчәктә районыбыз мөхтәсибәтендә уку-укыту һәм дини йолаларны башкару мөмкинлеге бирә.
Шәһадәтнамәләрне тапшырганда һәр шәкерткә да сыйфатлама бирделәр мөгаллимнәре. Һәр сыйфатламада диярлек "бу укучының тырышлыгын теләсә кайсы мәктәп укучысына үрнәк итеп куярга була" дигән фикер кабатланды. Шәкертләр, үз чиратларында, аларга белем биргән Ясминә абыстай (аны шәкертләр мәдрәсәнең әнисе дип атадылар!), Гөлия, Гүзәл ханымнарга, Илдар, Рамазан, Габдулла хәзрәтләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Аллаһы Тәгаләнең "Минем сүземне адәм балаларына җиткерүчедән дә сөйкемле кеше юк" дигән сүзләре бар. Бу мөгаллимнәребез дә вакытларын, сабырлыкларын кызганмыйча башкаларга белем бирү бәрабәренә олы саваплы булырлар, иншаллаһ.
"Белем алу бишектән алып ләхеткә кадәр тиеш", дигән Пәйгамбәребез. Шәһадәтнамә алучылар арасында да төрле яшьтәгеләр бар иде. Әнә, Кадрия апа Гафарова 82нче яше белән бара. "Укуы авыр булмады. Бик еш авыруым гына бераз комачаулады", - диде ул. Ә менә иң яшь укучы - Иж-Бубыйдан Ленар Нәфыйковка әле 13 яшь кенә. Алар әбисе Наилә апа Ханова белән бергәләп укыганнар, ул да оныгы белән бергә шәһадәтнамә алды бу көнне. Шул ук авылдан Роза апа Никашева, Тирсәдән Роза апа Корбанскаяга да якшәмбе саен "попутка"ларда мәдрәсәгә йөрү җиңел булмагандыр. "Укырга барганда бервакытта да 10-15 минуттан артык машина көтеп торганыбыз булмады. Игелекле бәндәләр очрап кына торды", - диделәр алар.
"Нур" мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләрнең алган белемнәр белән генә чикләнергә исәпләре юк. Кемдер "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә керергә ниятли, кайберәүләре - Россия Ислам университетына. Күпчелек чыгарылыш укучыларның үтенече буенча киләсе елда мәдрәсәдә атнага бер тапкыр камилләштерү курслары да оештырылачак. Белем алуларын кайда гына дәвам итсәләр дә, тел ачкычы бирсен аларга Ходай!
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев