Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

2022 ел мәдәни вакыйгаларга бай булачак

Районыбызда "Семык" бәйрәме узачак

Әгерҗе үзәкләштерелгән клублар системасына 39 мәдәният учреждениесе керә. Аларның 35е – авыллардагы Мәдәният йортлары һәм клублар. 2се – Әгерҗедәге район Мәдәният сарае һәм Л.Айтуганов  исемендәге шәһәр Мәдәният йорты. 2се – күчмә клуб.

Мәдәният тармагында 128 кеше хезмәт куя. Шуларның 90ы – авылларда, 38е – Әгерҗедә. 

Мәдәният учакларында 366 түгәрәк эшли. Алар арасында иң популярлары – театр, фольклор, вокал, бию, кул эшләре түгәрәкләре. 

Халык ансамбле исемен йөртүче коллективлар саны – 12. Менә алар: Биманың “Эр ужара“, Пеләмешнең “Ош вис-вис“, Күләгәшнең “Курмызак олык“, Кадрәкнең “Кадрек сем“, Сарсак-Омганың “Зарни сизьил“ фольклор, Пеләмешнең “Йонгалт, гармонь йук“, район Мәдәният сараеның “Көмеш телле гармун“ гармунчылар, Варкләд-Бодьяның “Инвис“ үзешчәннәр һәм вокаль, Тәбәрленең “Ләйсән“, Девятерняның “Картаямыни соң, йөрәк“, район Мәдәният сараеның “Мечта“ һәм Кичкетаң театрлары. Район Мәдәният сарае каршында эшләүче “Академия детства“ бию ансамбле – үрнәк балалар коллективы. 

2021 елда мәдәният учреждениеләрендә 6928 чара узган. Бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 1327гә күбрәк. Һәр чараның фото-видеолары социаль челтәрләрдәге үз төркемнәренә урнаштырылган. 

Узган ел Биектауда яңа клуб бинасы сафка басты. Аңа кадәр республика программасы буенча Варкләд-Бодья, Уразай, Ямурза, Салагыш, Барҗы-Умга, Шаршады, Пеләмеш, Күләгәш, Азевода мәдәният учаклары төзелгән иде. Быел Кадрәк авылында яңа клуб төзелешенә старт биреләчәк. 

Республика программасы буенча төрле елларда Исәнбай, Тирсә, Кырынды, Красный бор Мәдәният йортлары капиталь төзекләндерелде. Узган ел Иске Эсләк клубына ремонт үткәрелде. 

Узган ел Варкләд-Бодья авылында республика күләмендә Гырон быдтон бәйрәме узды. Быел 4 июньдә Кадрәктә мари халкының милли бәйрәме – Семык гөрләячәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев