2025 елда «Земский работник культуры» федераль программасы эшли башлаячак
Яңа гына авыл мәдәният йортларында эшли башлаучыларга 1 млн сум күләмендә субсидия биреләчәк
Быелдан авыллардагы һәм халык саны 50 меңнән артык булмаган бистә, шәһәрләрдәге мәдәният йортларына кайтып эшли башлаучыларга 1 млн сум күләмендә субсидия бирелә башлый.
Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова министрлыкның ел йомгакларына һәм 2025 елга бурычларына багышланган утырышында хәбәр итте.
«Мәдәният өлкәсендә кадрлар кытлыгын хәл итү максатыннан, 2025 елда «Земский работник культуры» федераль программасы эшли башлаячак. Аның кысасында авыллар, бистәләр, халык саны 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләрдәге мәдәният учакларында эшли башлаучыларга бер мәртәбә 1 млн сумлык субсидия биреләчәк», — диде Ирада Әюпова.
Сүз уңаеннан, 2025 елга мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр саны 23 643 кешене тәшкил итә. Аларның 17 847се — районнарда, 5 796 кеше — дәүләт мәдәният оешмаларында хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев