Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Әгерҗе үзешчәннәре “Балкыш”та балкыдылар

Фестивальнең зона этабы Чаллыда узды

Чаллы шәһәрендә «Балкыш» («Сияние») үзешчән башкаручыларның IX республика фестиваленең зона этабы узды.  Әлеге бәйге ике елга бер тапкыр оештырыла һәм анда лаеклы ялдагы өлкән буын катнаша.

Зона фестивалендә Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Тукай, Чаллы, Минзәлә, Менделеев, Алабуга район-шәһәрләреннән үзешчәннәр сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.

Ул Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елларына, шулай ук ТР ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының 40 еллыгына багышланды.

Әгерҗе районыннан 40 кешедән торган делегация дүрт номинациядә катнашты.

Түбәндәге коллективларга һәм җырчыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды: «Россиянка» рус җыры ансамбле (җитәкчесе Елена Скворцова), "Зарни сизьыл" удмурт халык фольклор ансамбле (җитәкчеләре Лариса Заитова, Наталья Иванова), «Жингрес куараос» удмурт ансамбле (җитәкчесе Минзилә Мәннапова), җырчылар Фәния Мөхәммәтшина, Кадрия Гобәйдуллина, Ольга Раздобреева, Людмила Әхмәтвәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев