Әгерҗенең “Көмеш телле гармун” ансамбле “Манзара – 2025” премиясенә лаек булды
Аларга статуэтка һәм премияне якташыбыз Айдар Шәймарданов тапшырды
Исегезгә төшерәбез, алдарак «Көмеш телле гармун» гармунчылар ансамбленең Әгерҗенең башка иҗат коллективлары белән бергә “Манзара”да чыгыш ясауларын хәбәр иткән идек.
Бу көнне әлеге талантлы, тырыш коллектив “Манзара-2025” спорт һәм музыка премиясенә лаек булды.
Премиягә нигез салучы якташыбыз Айдар Шәймарданов коллектив җитәкчесе Марат Муллахмәтовка статуэтка һәм 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды.
Булдырасыз, Әгерҗелеләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев