Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Анастасия Савинова "Иртәгәге көн йолдызлары" республика иҗат программасының Гала-концертында чыгыш ясады

Иҗади уңышлар телибез!

14 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Орган залында "Иртәгәге көн йолдызлары" республика иҗат программасының Гала-концерты узды.

Яшь музыкант-лауреатлар - сәнгать мәктәпләре укучылары һәм сәнгать көллияте студентлары Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты, Тукай Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.

Классик һәм заманча музыка бәйрәмендә безнең районнан Савинова Анастасия (укытучысы Заһидуллина Алия Фәнил кызы) маэстроның "Алмагачлар" пьесасы белән татар халык җырлары темасына сюитада башкарды.

Настяны һәм укытучыны концертта уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз! Иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев