Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Әзһәр Шакировка 85 яшь: «Мин бу кадәр озак яшәрмен дип уйламаган идем»

Йөздән артык образны үзе аша үткәргән актер, халкының яраткан артисты, милләте өчен янып яшәүче ил агасы... Бу сүзләр аның турында

 Ул сагышлы да, шаян да. Аның «Үскәнем…» дип башлап әйткән һәр җөмләсендә тирән мәгънә бар. Ул – кечкенә авылның зур шәхесе, легендар «щепкинчы»ларның иң яше, йөздән артык образны үзе аша үткәргән актер, халкының яраткан артисты, милләте өчен янып яшәүче ил агасы. Бу сүзләрнең Татарстан һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров турында булуын аңлагансыздыр. 

Зур артистның кечкенә генә Ташлыяр авылында (Азнакай районы) тууы турында да, татарның тагын бер күренекле артисты Нәҗибә Ихсанова, ә ул чакта кечкенә Нәҗибә белән авылдан чыгып чабулары турында да ишеткәнегез бардыр. Укырга керәм, дип, Ташлыярдан яланаяк чыгып киткән бу икәү үзләренең чын Артистлар, татар халкының яраткан шәхесләре булачакларын күз алдына китерделәр микән? Бу хакта хыялландылар микән? 

 

«Үскәнем, сәхнә озын буйлыларны ярата, ә синең буең кечкенә», – дип, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесының татар курсына чак кына алмыйча калдыра язганда, авыл баласы ниләр кичерде икән?


 «Йомычка»чы …Аптырап тормаган тагын үзе. 

 

«Үсәм, үсәм мин, абый. Вәгъдә бирәм!» – дигән ул буен ошатмаган комиссия әгъзасына. 


Һәм вәгъдәсендә торган. Бу вакыйгаларны «щепкинчы», үзе әйтмешли, «йомычка»чыларның берсе, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла да хәтерендә яңартты.

Сабакташларын юбилее белән котларга Татарстан һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфи белән килгән иде алар. 

Кайчандыр сәхнә тутырган «щепкинчы»лар өчәү генә калган инде…

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев