Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балалар китапханәсендә әниләр һәм балалар 8 Март бәйрәменә җыелдылар

Кичәдә әниләр балаларга прическа, бантиклар, котлау откырткалары ясау, табын әзерләү буенча мастер-класслар да күрсәттеләр.  

Балалар үзәк китапханәсенә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан нәни китап укучылар әниләре белән килде. “Ак калфак” оешмасының район берләшмәсе китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырган бәйрәм кичәсе гаҗәеп җылы мохиттә, күңелле дә, файдалы да булды.

“Ак калфак” оешмасының район  берләшмәсе җитәкчесе Гөлия Закирова әниләрне һәм кызларны бәйрәм белән котлагач, мәдәният ветераны Фаиз Мусин котлаулар эстафетасын дәвам итеп бик матур шигырь укыды.

Бәйрәм музыкасы яңгырап торган залның һәр почмагында мастер-класс үткәрүче әниләр балалар белән эшләрен башлап та җибәрделәр. “Матурлык серләре” почмагында Айсылу Суниева кызларга прическа ясарга өйрәтте. “Оста куллар” почмагында Рафисә Әхмәтҗанова кызларга чәчләренә куяр өчен матур бантик ясау серләре белән уртаклашты. Рәсем сәнгатен үз итүче балалар әниләренә котлау открыткасы ясадылар. Аш-су осталары Рафисә Мусина һәм Ландыш Абдуллина бәйрәм табынына салатлар әзерләделәр.

Шул ук вакытта зал уртасында күңелле бәйрәм концерты дәвам итте. Данил Закиров, Ислам Сибгатовның әниләргә багышланган шигырьләре, Зәринә Әхмәтҗанова, Фәнзил Мусин, Дилия Закированың җырлары күңелләрне күтәрде. Тирсәдән Нурислам Абдуллин һәм Иж-Бубыйдан Фәнзил Мусинның татар егетләре биюе кичәнең иң матур бизәге булды.

– Кызым Ленизага бик матур прическа ясадылар. Концертта Рафисә-Фаиз Мусиннар гаиләсенең мәдәнилегенә сокланып утырдым. Фаиз Раифович бик матур итеп баянда уйный, баян моңнары күңелгә бик якын. Рафисәнең  уллары Фәнзил белән баянга кушылып җырлавы да бик матур булды, – диде Миләүшә Галимова.

  • Гаиләбез ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган викторина җиңүчесе булып, Әгерҗе тарихы турында китапка ия булды. Балаларым белән тарихны тагын да тирәнрәк өйрәнергә өстәмә мөмкинлек булды, – дип шатлыгын уртаклашты Рузилә Латыйпова.
  • Бүген 3 яшьлек кызым Айзилә беренче тапкыр китапханәгә килде. Китаплар карарга ярата, шигырьләр дә ятлый. Китап сөюче балалар һәм әниләре белән бергә уздырылган чара гаилә бәйрәмен хәтерләтте. Кичә үземә дә, кызыма да ошады. Гөлия Закирова алып килгән бәлеш белән сыйландык. Мул табын артында күңелле итеп чәй эчтек, кызым яңа танышлар тапты, – диде Миләүшә Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев