Балалар китапханәсендә самавыр тарихын искә төшерделәр
Төрле милләт вәкилләре самавырдан хуш исле чәй эчкәндә гаилә традицияләре, милли ризыклары турында сөйләделәр.
Әгерҗедәге балалар китапханәсендә чираттагы кич утыруда самавыр тарихын искә төшерделәр. Китапханәче Резеда Закирова Тула шәһәрендәге самавырлар музее турында сөйләде. Түгәрәк өстәл артында чәй эчкәндә Рузилә Латыйпова, Ольга Садыйкова, Наталья Исхакова, Елена Третьякова гаилә традицияләре, милли ризыклары турында фикер алыштылар. Балалар чәй, табындагы ризыклар, дару үләннәре турында табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә күмәк биюләр, җырлар һәм шигырьләр белән матур үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев