Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Барҗы-Умга авылы сәхнәсендә – “Табылдык“ спектакле

Спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итте

Без – Барҗы-Умга авылы үзешчәннәре туган авылыбыз клубында “Табылдык“ спектаклен куйдык. 

Соңгы елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Айдар Җәббаровның “Хуш, авылым“ спектакле зур уңыш белән бара. Чынлап та, юкка чыгып баручы авылларның, аларда гомер көзләрен уздыручы карчыкларның язмышлары гыйбрәтле дә, кызыклы да.  

Кукмара районы Олы Сәрдек авылы халык театры җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова да күптән түгел әлеге әсәргә охшаш “Табылдык“ драмасын язган. Авылыбыз клубы мөдире Алсу Дәүләтшина аны интернет челтәрләрдә күреп алган да автордан рөхсәт алып, сәхнәләштерергә карар кылдык. Эчтәлегенә килгәндә, әлеге авылда дүрт карчык гомер кичерә. Аларга 80-95 яшь. Өлкән яшьтә булсалар да, тавык-чебеш тоталар, сарык-кәҗә асрыйлар, җиләк-җимеш үстерәләр. Биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Әлеге авылның табигате дә бик матур. Җәен оныклар кайткач аңа тагын да ямь керә. Әбиләрне үзәк белән хат ташучы кыз һәм авыл уртасына куелган телефон бәйләп тора. 

Авылга читтә күп йөреп, тыныч тормышка сусаган егет кайта. Ул хат ташучы кызга өйләнә. Авылда яшь гаилә туа... 

Рольләрне башкаручыларга килгәндә, Барҗы-Умга авылы үзешчәннәре Алсу Дәүләтшина, Гөлүзә Тимергазина, Нурания Гарифуллина, Кичкетаң халык театры сәхнә ветераннары Әлфинә Гыйльфанова, Альфред Сипов, соңгы вакытта мәдәни тормышта актив катнашучы Әлфия Шәймөхәммәтова, укучы кызыбыз Диләрә Саматова иде. Музыка бизәлеше өчен Сәрия Саматова җаваплы булды. Сәхнәне бизәүдә Илсур, Ильяс Тимергазиннар, Айсылу, Таңсылу Дәүләтшиналар зур ярдәм иттеләр. “Оста куллар“ түгәрәгенә йөрүче Асылбикә Хәмдиева һәм Дания Фәйзрахманова артистларга сәхнә костюмнары тектеләр. Без – артистлар аларга һәм һәр репетиция вакытында катнашучыларны тәмле мич ашлары белән сыйлаган Суфия апа Тимергазинага да бик рәхмәтле. 

Спектакльне тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Алсу Дәүләтшина һәр артистны бүләкләр белән сөендерде. Узган атнада әлеге спектакльне Шаршады авылында да куйдык. 
Рамилә ХИКМӘТУЛЛИНА.
Барҗы-Умга авылы. 
“Табылдык“ спектаклендә катнашкан Барҗы-Умга үзешчәннәре. / Фотоны Р.Хикмәтуллина тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев