Барҗы-Умга егете “Җырлыйк әле“дә катнашты
Барҗы-Умгада туып-үскән җырчы егет Ранис Сафиуллин “Җырлыйк әле“ тапшыруында катнашты. Бу турыда аның авылдашы Рамилә Хикмәтуллина сөйли:
- Якшәмбе ТНВ каналыннан “Җырлыйк әле“ тапшыруын күңел биреп, бик яратып, кызыксынып карадык. Чөнки анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте педагоглары белән авылдаш яшь егетебез Ранис Сафиуллин да катнашты. Ранис, әле быел гына әлеге уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, анда эшкә калды. Вакыты тыгыз булса да, авылыбызда узучы һәр чараны күңелләргә үтеп керерлек җырлары белән бизәргә дә вакыт таба ул.
Милли киемнәр киеп, тапшыруга үзгә матурлык өстәгән Ранис уенда да сынатмады. 60 очко туплап җиңүче булды. Сорауларга тиз, төгәл җавап бирүе белән сокландырды. Тамашачыларга авылдашыбыз – драматург Таҗи Гыйззәт сүзләренә язылган җырларны бүләк итте. Остазлары да Ранисны тәвәккәл, тырыш һәм оста булганы өчен хөрмәт итүләрен әйттеләр.
Ә без телевизор экраннары аша аның белән горурланып утырдык. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын авылдашыбызга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев